Мы в социальных сетях

«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында» 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль законның 26 статьясындагы 9 пункт нигезендә территориаль сайлау комиссиясе үз компетенциясе чикләрендә:

1.Тиешле территориядә Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокуклары саклануын контрольдә тота.

2. Тиешле территориядә участок комиссияләре өчен технологик җиһаз нормативларын (тавыш бирү кабиналары, тавыш бирү тартмалары) тәэмин итә.

3. Тиешле территориядә Россия Федерациясендә сайлаулар, референдумнар әзерләү һәм үткәрү, сайлау системасын үстерү, автоматлаштыру чараларын кертү, эксплуатацияләү һәм үстерү, сайлаучыларга хокук белеме бирү, комиссия әгъзаларын һәм башка сайлаулар, референдумнар оештыручыларны һөнәри яктан әзерләү белән бәйле чараларны тормышка ашыруны тәэмин итә.

4. Тиешле территориядә тавыш бирү нәтиҗәләрен билгеләүнең бердәм тәртибен саклау буенча чараларны гамәлгә ашыра.

5. Федераль бюджеттан, Россия Федерациясе субъекты бюджетыннан сайлаулар, референдум әзерләү һәм үткәрүне финанс белән тәэмин итүгә бирелгән акчаларны бүлә, әлеге средстволарның максатчан файдалануга контрольлек итә.

6. Үз карамагындагы комиссияләргә методик, оештыру-техник ярдәме күрсәтә.

7. Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының сайлаулар, референдум әзерләү һәм үткәрү белән бәйле мәсьәләләр буенча хәбәрләрен тыңлый.

8. Үз карамагындагы комиссияләрнең карарларына һәм эш итүләренә (эш итмәүләренә) шикаятьләрне (гаризаларны) карап тикшерә һәм күрсәтелгән шикаятьләр (гаризалар) буенча нигезле карарлар кабул итә.

9. Әлеге Федераль закон, башка федераль законнар, Россия Федерациясе субъекты Конституциясе (Уставы), законнары нигезендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

Понедельник, 13 апреля 2020, 09:38