Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә юл хезмәткәрләренә һәм төзүчеләргә эш барышын тизләтергә кушты.

"Бу ике атнада яхшы һава шартларын исәпкә алып эшләргә кирәк. Тәүлек буе эшләргә була, моңа бүген шартлар бар. Төп эшләрне төгәлләргә кирәк, капиталь ремонттан соң калган биш бакча бу һәм киләсе атнада тапшырылырга тиеш. 1 нче сентябрьгә барлык мәктәпкәчә учреждениеләр дә әзер булачак, дип вәгъдә бирдек", - диде шәһәр башлыгы.

Быел Чаллы төзүчеләренә алты яңа мәктәпкәчә учреждениене, шулай ук капиталь ремонттан соң тугыз балалар бакчасын тапшырырга кирәк булачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ремонт эшләре дүрт мәктәпкәчә учреждениедә тәмамланган: "Әллүки", "Ручеек""Энҗекәй""Колобок" балалар бакчаларында.

Яңа мәктәпкәчә учреждениеләрне тапшыруны исәпкә алып, автокалада бакчаларның саны 126га җитәчәк.

 2019 елда Яр Чаллы 13 республика программасында катнаша, алар кысаларында федераль һәм республика бюджетлары хисабына 7 млрд 156 млн сумлык төзелеш, реконструкция һәм капиталь ремонт алып барыла.

Дүшәмбе, 19 август 2019, 09:24