Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

балалар бакчасыЯр Чаллыда 62 меңнән артык укучы парта артына утырачак. Бүген «эшлекле дүшәмбе»дә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов мәгариф учреждениеләренең яңа 2019-2020 уку елына әзерлеге турында сөйләде. Беренче сыйныфка – 8302, унынчы сыйныфка 2070 бала барачак. Автокалада ел саен укучылар саны арта бара.

«Республика һәм ил өчен – бу яхшы тенденция. Шуңа күрә мәгариф учреждениеләрендә матди-техник базаны ныгыту турында сөйләгәндә, без бу саннарга таянып эш итәбез. 2024 елга кадәр мәктәп укучылары саны буенча үсәчәкбез», – дип билгеләде Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев.

Учреждениеләрне яңа уку елына әзерләүгә шәһәр бюджетыннан 10 654 600 сум, агымдагы ремонт ясау өчен бюджеттан тыш акчалардан 6 455 100 сум акча бүлеп бирелгән. Акча күзәтчелек органнары күрсәтмәләрен бетерүгә юнәлдерелгән. Ике мәктәп капиталь ремонтланды: 11 һәм 67, тугыз балалар бакчасы (№№3, 15, 17, 33, 43, 54, 63, 73, 84). Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җирле бюджет хисабына мәктәпкәчә учреждениеләрдә верандалар, коймалар, тротуарлар ремонтланган, косметик ремонт ясалган, өстәмә парковка урыннары булдырылган, яктырту ремонты ясалган, җиһазлар алынган. Моннан тыш, 65 комплекста 42 нче мәктәп һәм алты яңа  төзелде. 34 меңнән артык бала мәктәпкәчә учреждениеләргә йөри. 3 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк 100% бала, шулай ук 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге 38,4% бала урыннар белән тәэмин ителгән. Яңа балалар бакчалары төзү федераль программасы хисабына быел мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен өстәмә рәвештә 1 440 урын булдырылган, аларның 780е ясле яшьтәге балалар өчен, капиталь төзекләндерелгән балалар бакчаларында өстәмә рәвештә 125 урын булдырылган, шуларның 100е ясле яшендәге балалар өчен.

Дүшәмбе, 2 сентябрь 2019, 08:21