Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта Чаллыда яшәүче 17 меңнән артык кеше прививка ясаткан. Бу юнәлештә эш алып бару турында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев сөйләде: «Шәһәрдә 17 меңнән артык кеше беренче компонент белән вакциналаштырылган, 11 545 кеше вакцинаның икенче компонентын алган. Чиратка язу, вакцинацияләу эше дәвам итә. Шулай ук предприятиеләрдә халык арасында аңлату эшләре алып барыла».

Исегезгә төшерик, чаллылылар коронавирустан вакцина ясату өчен үз территориаль поликлиникаларына дәүләт хезмәтләре сайты аша яки дәвалау учреждениесе регистратурасы аша шәхсән яки телефон буенча язылырга мөмкин. Шулай ук «Омега» сәүдә үзәгендә дә коронавирустан вакцинацияләү уза.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2 061 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында COVID-19 диагнозы белән 1 379 кеше терелгән.

Дүшәмбе, 22 март 2021, 09:21