Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөрүчеләрне карау һәм тәрбияләү буенча хезмәт күрсәтүләргә чыгымнар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында» 2013 елның 30 декабрендәге 1096 номерлы карары белән билгеләнгән һәм ул җирле бюджет акчалары хисабына күрсәтелә торган хезмәтләрнең гарантияләнгән минималь бәясе булып тора.

Баланы карау һәм тәрбияләү буенча хезмәт күрсәтүләргә норматив чыгымнар календарь елга исәпләнә һәм әлеге чорда эш көннәре санына бәйсез рәвештә 12 айга бүленә.

 Мәктәпкәчә белем бирү буенча белем бирү программасын тормышка ашыра торган мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналарның түләве, баланың мәктәпкәчә белем бирү оешмасында булмаган чорда туклану чыгымнары күләменнән ким булырга тиеш.

Четверг, 27 июня 2024, 12:56