аллыда 42 нче полиция терәк пункты ачылды. Ул көненә якынча 10 кешегә хезмәт күрсәтүгә каралган.
2015 елда Татарстан Республикасында уникаль закон кертелә, аның нигезендә, терәк пунктлар аерым участокларның тәртип саклау урыны гына булып исәпләнми. Анда участок полиция хезмәткәрләреннән тыш, балигъ булмаганнар белән эшләүчеләр, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре дә эшли.
Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Айдаров сүзләренә караганда, полиция хезмәтенә мөрәҗәгать итүләрнең 30%ы терәк пунктларына туры килә. Хәзер вәкәләтле полиция хезмәткәрләре планшетлар һәм патрульле машиналар белән тәэмин ителгән.
http://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 9 февраль 2018, 08:42