Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Президентын сайлау көнендә Татарстан сайлаучыларының 65 проценты видеокамералар күзәтүе астында булачак. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидһәт Шаһиәхмәтов әйтте.

“Бүгенге көндә барлыгы 1005 камера монтажланган, соңгы әзерлек эшләре бара. Республикадагы сайлаучылар исәбе буенча, сайлаучыларның 65 проценты видеокамералар күзәтүендә булачак”, - дип әйтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Шаһиәхмәтов сүзләренчә, Казанда сайлау участокларының 96 процентына видеокүзәтү урнаштырылган.

“Бердәнбер аерма шунда, камералар беренче тапкыр барлык участоклардан протоколлар киләчәк территориаль сайлау комиссияләрендә урнаштырылачак. Территориаль комиссия үзе җаваплы булган территория буенча бюллетеньнәр кабул итәчәк һәм санаячак”, - диде республика сайлау комиссиясе рәисе.

Сайтта биреләчәк сылтама буенча, теләсә кайсы кеше реаль вакыт режимында тавышларны санауны карый алачак. Башка илләр белән чагыштырганда, Россиядә тавыш бирү һәм тавышларны санау барышы контроле өчен җитди мөмкинлекләр тудырылган, дип билгеләп үтте Шаһиәхмәтов.

http://tatar-inform.tatar

Җомга, 2 февраль 2018, 15:12