Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17 февральдә Мәскәү Пионерлар сараенда Татар мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальне Милли иҗтимагый оешма ярдәмендә Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты үткәрә.

Фестиваль халык иҗаты байлыгы һәм матурлыгы белән таныштыру, балаларны һәм яшьләрне мәдәни мираска тарту, мәдәниара элемтәне үстерү максатыннан үткәрелә.

Пионерлар сарае фойесында Мәскәүнең Татар милли үзәге музее экспозициясе тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук татар эстрадасы катнашында зур концерт оештырылачак.

http://tatar-inform.tatar

Пәнҗешәмбе, 8 февраль 2018, 17:11