Чаллыда 2018 елда “Нур” һәм “Шатлык” яшьләр үзәкләре тулысынча төзекләндерәчәк. 2019 елда “Орион” белән “Заман” үзәкләрен яңартырга җыеналар.
Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов хәбәр итүенчә, капиталь төзекләндерү республика җитәкчелеге яклавы белән федераль бюджет хисабына башкарылачак. Капремонт программасына быел шулай ук биш яшүсмерләр клубы да кертелгән. Икенче елга да шулкадәр үк клуб яңартылачак дип планлаштырыла. “Нур” һәм “Шатлык” яшләр үзәкләре һәм биш яшүсмерләр клубын төзекләндерү 30,6 миллион сумга төшәчәк.
http://shahrichalli.ruПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 5 апрель 2018, 15:01



