Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә махсус хезмәтләр 25 миллионга якын киберһөҗүмне кисәткән һәм мәгълүмати инфраструктурага йогынты ясауда башка төрле очракларны булдырмый калган. РФ Президенты Владимир Путин мундиальдә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча штаб вәкилләре белән очрашуда шулай дип әйткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россия лидеры шулай ук Дөнья чемпионатында иминлекне тәэмин итүче Россия һәм чит ил махсус хезмәтләрендә эшләүчеләргә рәхмәт әйткән. Аның сүзләренчә, турнирда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә 34 илнең махсус хезмәтләре һәм хокук саклау органнары вәкилләре җәлеп ителгән.

Шул ук вакытта Владимир Путин күрелгән иминлек чараларының россиялеләр һәм Дөнья чемпионатына килгән чит ил кунакларына уңайсызлык тудырмавына басым ясаган. 

https://tatar-inform.tatar/

Дүшәмбе, 16 июль 2018, 10:09