Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Казанда узган 6 матчны 254 мең 448 тамашачы килеп караган. Бу хакта бүген чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта Татарстанның спорт министры Владимир Леонов белдерде.

Аның сүзләренчә, тамашачыларның 60 проценты – чит илләрдән килгән туристлар. “Стадионнарның тулылыгы 98,9 процент булды. Матчларның бөтенесе дә диярлек аншлаг белән узды, барысы да мавыктыргыч, җанлы узды. Казанга килгән командалар безгә зур бәйрәм бүләк итте”, - диде министр.

Ул алты матчта 19 гол кертелгәнен искәртте.

https://tatar-inform.tatar/

Дүшәмбе, 16 июль 2018, 14:23