Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы территориясендә 18 июль кичендә, 19 июль төнлә һәм көндез урыны белән яшенле көчле яңгыр, боз, тизлеге секундына 15-20 метрга көчле җил көтелә. Җил секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яшенле, көчле яңгырлар фаразлана. Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +16..+20˚. Көндез максималь һава температурасы +23..+27˚.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 18 июль 2022, 15:26