Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

7 июнь көнне Үзәк шәһәр китапханәсе каршында өлкәннәр һәм балалар өчен иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәм - Сабан туе узачак. Бәйрәмгә килүчеләрне: капчык киеп йөгерү, канат тарту, калакка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату кебек һ. б. бик күп милли уеннар көтә. Барлык теләүчеләр "Призны эзләп ал" һәм "Шар тәгәрәт" дигән күңелле конкурсларда катнаша алачак. Бәйрәмдә иң актив катнашучылар, рәхәтләнеп күңел ачып, татлы призларга ия булачак. 

Әкияти персонажлар – Шүрәле белән Былтыр килгән кунакларга бәйрәм кәефе өстиячәк.

Сишәмбе, 6 июнь 2023, 14:56