Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген капиталь ремонт үткәрелә торган 17/03 йортын карау барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев кондиционерларның йортларны җылыту сыйфатына йогынты ясавын билгеләп үтте. 

Бу кондиционерларның коммуникацияләре дөрес урнаштырылмаган, алар йортның бөтен дивары аша үтә. Мондый система йортның тышкы кыяфәтен бозып кына калмый, ә фасадны әкренләп җимерә, чөнки анда конденсат җыела. Бу урында боз сөңгеләре барлыкка килә, мондый очрак әкренләп әлеге урында диварның җимерелүенә һәм шул исәптән фатир эче күгәрүгә китерәчәк.

"Безне ишетмәүче, коммуникацияләрне тәртипкә китерергә теләмәүче, капиталь ремонт үткәрүне кирәк санамаучылар бар. Без мондый юлга баралмыйбыз, ремонт ясыйбыз, чөнки бөтен йорт моның өчен гаепле түгел. Әмма мондый йортларда яшәүчеләр бәя бирсеннәр, идарәче компанияләр дә бу эш белән активрак шөгыльләнсеннәр иде, чөнки алай булырга тиеш түгел", – дип мөрәҗәгать итте Чаллы халкына Илья Зуев.

Яки йорт хуҗасы кондиционерны дөресләп урнаштырудан баш тарта, аңа идарәче компаниягә искәрмәләрне бетерү яки инженер коммуникацияләренә керү турында күрсәтмә бирелә. Милекче ягыннан реакция булмаса, идарәче компания әлеге мәсьәлә буенча карар һәм башкару кәгазе алу өчен судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачак.

Барлык суд чыгымнары фатир хуҗасы җилкәсенә төшә. Суд башкарырга мәҗбүр иткән эшләр дә фатир хуҗасы хисабына түләнәчәк. Искәртеп узабыз, суд карары еш кына идарәче компания файдасына кабул ителә.

Пәнҗешәмбе, 27 июль 2023, 17:18