Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мәскәү проспекты илкүләм проект буенча дәвамының 1 этабын төзү август ахырына тәмамланачак. 20 августта Мәскәү проспекты дәвамында эш хәрәкәтен башларга планлаштыралар. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев эшләрнең графикта баруына инанды: "20 августта хәрәкәтне башларга кирәк. 1 сентябрьгә маршрут ачык булсын өчен, 2 һәм 3 нче маршрутларны җибәрү зарур"

Яңа юлның озынлыгы 1,3 км тәшкил итә. Бу юл беренче шәһәр категориясендә, һәр юнәлештә ике хәрәкәт полосасы, җирле юллар, тротуарлар һәм яктырту белән эшләнгән. 2 җәмәгать транспорты тукталышы урнаштырылачак. Челна елгасы аша күпер төзелә. Бу елга кечкенә, озынлыгы 50 км һәм ул Сарман районында башлана. Су төшү вакытында елга бик зур территориядән су җыя. Күпернең озынлыгы 96 метр, ул биш пролетлы, юлның йөрү өлеше дүрт полосалы. Моннан тыш, велосипед юллары белән ике тротуар каралган.

"Хәрәкәтне эшләтеп җибәрү өчен, өске катламны җәю, билгеләр кую, тамгалар урнаштыру кебек вак - төяк эшләр калды, - ди «РБР-16» директоры Таһир Сөнгатуллин.  Проспект зур, җитди объект. Финанслауны өч этапка бүлү юкка түгел. Эш хәрәкәте башланганнан соң төзекләндерү эшләре башланачак". 

Орловка бистәсендәге торак йортларга килгәндә, алар тавыш саклау экраннары белән әйләндереп алыначак. Мәскәү проспекты буенча территориядә торак төзелеше бара, аның 4 нче этабыннан соң биредә 50 меңгә кадәр кеше яшәячәк дип көтелә. 

Хәрәкәт ачылганнан соң яшелләндерү эшләре башкарылачак, мәсәлән, 57 нче гимназия янында яшел зона утырту планлаштырыла, ул мәктәп бинасын юлдан визуаль рәвештә аерып торачак.

Дүшәмбе, 14 август 2023, 17:05