Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев 34 нче комплекста төзелә торган 16 нчы мәктәп - мәгариф үзәгендә башкарылган эшләрне карады. Төзелеш эшләре монда инде тәмамланган. Бинада шулай ук Face ID системасы урнаштырыла. Яңа буын камералары укучыларның иминлеген тәэмин итәчәк һәм мәктәпкә килеп, аннан китүләрен күзәтәчәк. Моннан тыш, бу системаны укытучыларның эш вакытын күзәтү һәм ата-аналарга балаларының белем бирү учреждениеләреннән килүе һәм китүе турында хәбәр итү өчен кулланырга мөмкин булачак. Быел Чаллыда система 2 яңа мәктәптә урнаштырылган.

16 нчы мәгариф үзәгендә, барлык яңа мәктәпләрдә кебек үк, 2 бассейн урнаштырылган. Алар инде сынаулар үттеләр: су тутырылган. Шәһәр мэры мәктәпнең педагогик составы белән танышты. 16 нчы мәгариф үзәгендә шулай ук Бугуруслан, Чирмешән, Бөгелмәдән яшь белгечләр эшләячәк.

"ТР Рәисенең ярдәме белән яңа мәктәп төзелде. Объектның бәясе 2,5 млрд сум. Яшь микрорайон өчен бу мөһим һәм кирәкле, - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Төзелеш компаниясенә рәхмәт, "Евростиль"гә намуслы хезмәте һәм яңа төзелә торган торак микрорайон өчен бик кирәкле объектны вакытында тапшыруларына. Компания сыйфатлы һәм тиз төзи. Төзелешнең норматив вакыты 24 ай, мәктәпне без 7 айда төзедек". 

Җомга, 18 август 2023, 10:31