Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / обычная версия

Хөрмәтле чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары!

Сезне батырлык һәм сүрелмәс дан бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм!

Җиңү бәйрәме – илебезне берләштерә торган бәйрәм. Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер гаилә юк. Сугыштан соң илне күтәреп, Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән кешеләребезнең хәрби һәм хезмәт батырлыклары турында истәлекләр сакламаган бер генә йорт та юк. Бердәмлек, ныклы ихтыяр көче, бабаларыбызның батырлыгы аркасында дошман тар-мар ителде.

Дистә еллар уза, буыннар алмашына, әмма Бөек Җиңү бәйрәме күпмилләтле халыкның милли горурлыгы символы буларак йөрәкләребездә һәм хәтеребездә мәңге саклана.

Җиңү нинди югалтулар бәрабәренә яуланганы, күпме газаплар кичерергә туры килгәнлеге беркайчан да онытылмаячак. 

Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек, аяз күк йөзе телим. Бу якты Май бәйрәме безнең һәрберебез өчен горурлык булсын, дәүләтнең куәтен ныгытуда көч бирсен!

                                                                                                                                                          Хөрмәт белән,

                                                                                                                Яр Чаллы шәһәре хакиме Н.Г. Мәһдиев

Пәнҗешәмбе, 9 май 2024, 07:01