Дүшәмбе, 7 апрель 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокала торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә зур игътибар бирә. 2024 елда 108 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды. Быел тагын 127сен ремонтлау планлаштырыла.

«Безнең ишегалды» республика программасы буенча 71 ишегалды ремонтланды. Быел тагын 79ы төзекләндерелә.

Наил Мәһдиев Чаллыда 2024 елда юл хуҗалыгы үсеше турында хәбәр итте.

«Узган ел без зур күләмле эш башладык. Аның төп бурычы — халык өчен имин, уңайлы һәм һәркем файдалана алырлык җәмәгать транспорты булдыру. Яңа маршрут челтәренең нәтиҗәле эшләве өчен шәһәргә кимендә 210-220 зур сыйдырышлы автобус кирәк», – дип шәрехләде Наил Мәһдиев.

Җомга, 14 февраль 2025, 11:35