Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 10 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Описание:

«3 нче балалар музыка мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе

«3 нче балалар музыка мәктәбе» 1972 елда ачыла.

Мәктәпнең беренче директоры А.А. Миронов була. 1977 – 2012 елларда мәктәпкә Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре  М.А. Анисимов җитәкчелек итә. 2012 елның сентябреннән мәктәп директоры булып Н.А. Шумилова эшли. 2025 елдан мәктәпкә К.К. Нәҗмиева җитәкчелек итә.

Мәктәп 2009 елда яңа бинага күченә һәм ул бүгенге көнгә кадәр 43 нче гомуми белем бирү мәктәбе базасында урнашкан. 2020 елдан 42 нче мәктәп базасында аның филиалы ачыла.

Бүгенге көндә мәктәпнең 5 бүлегендә («Махсус фортепиано», «Оркестр», «Кыллы-смычоклы», «Халык-клавишлы», «Вокаль-хор») 13 белгечлек буенча 326 бала шөгыльләнә. Хәзерге вакытта 3 нче балалар музыка мәктәбенең республикада гына түгел, аннан читтә дә үз позитив имиджы бар. Әлеге имидж мәктәпнең тарихын баета торган матур нәтиҗәләр белән раслана.

Мәктәп эшли башлаганнан бирле биредә тотрыклы, дус-тату, иҗади коллектив туплана. Мәктәптә эшләүче 31 укытучының 75% ы югары һәм беренче квалификацияле категориягә ия.

Югары профессиональ дәрәҗәдәге педагогик коллективта А.А. Анисимов һәм Н.А. Шумилова - «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен йөртүчеләр.

Актив концерт эшчәнлеге алып баручы, шәһәр һәм республика чараларында даими катнашучы укучылар һәм укытучыларның тотрыклы иҗат коллективлары мәктәпнең йөзен билгели.

Мәктәп эшчәнлек алып барган елларда аны 1500 кеше тәмамлап, музыка белеме алып чыккан. Аларның күпчелеге профессиональ музыкантлар булып киткәннәр һәм шәһәр, республика, Россия һәм чит илләрдә мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә эшлиләр.

Адресы: 423815, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Чулман проспекты, 112 (48/14) йорт.

Администрациянең элемтә мәгълүматлары:

Кабул итү бүлмәсенең телефоны: (8552) 54-78-78

Электрон почта: mus3sch@yandex.ru , Det.Muzykal@tatar.ru

Рәсми сайт: https://edu.tatar.ru/n_chelny/org5865

Контактта: https://vk.com/mus3sch


Хезмәткәрләр:


Четверг, 15 октября 2026, 09:56