Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 14 февраль 2026 / рус тат / обычная версия

«Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Контроль-хисап палатасы» муниципаль казна учреждениесе Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советы тарафыннан оештырылган һәм аның җитәкчелегендә даими рәвештә эшләүче тышкы муниципаль финанс контроле органы булып санала.

Контроль-хисап палатасы тарафыннан тышкы муниципаль финанс контроле контроль һәм эксперт-аналитик чаралар формасында гамәлгә ашырыла.

Контроль-хисап палатасы үз эшчәнлеген үзе мөстәкыйль рәвештә төзегән һәм раслаган планнары нигезендә алып бара. Контроль-хисап палатасына шәһәр Хакиме җибәргән тәкъдимнәр һәм запрослар, Шәһәр Советы йөкләмәләре Контроль-хисап палатасының эш планына мәҗбүри кертелергә тиеш.

Контроль-хисап палатасының көндәлек эшендә оперативлыкны һәм нәтиҗәлелекне күтәрү өчен мәгълүмати технологияләр, электрон документлар белән эшләү мөмкинлекләре киң кулланыла, шул исәптән «Находка — КСО» программасын кулланып.

Барлык эш урыннары Интернет челтәренә бердәм челтәр аша тоташкан заманча компьютерлар белән җиһазландырылган. Контроль-хисап палатасы хезмәткәрләре: Microsoft Office, «Консультант Плюс» белешмә-хокукый системасын, «Финанслар» автоматлаштырылган контроль үзәге, 1С-Предприятие, ГИС ГМП, ГИС ТР «Татарстан Республикасы  дәүләт органнары һәм алар ведомствосындагы учреждениеләрнең бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылыгы», «Татарстан Республикасының Электрон хөкүмәте», РИС ТР «Электрон кибет» һәм башка программалардан актив файдаланалар. Тикшерүләр үткәргәндә сатып алулар өлкәсендә Бердәм мәгълүмат системасы, Росреестр, ИФНС һәм башка рәсми сайтларның мөмкинлекләре тулы күләмдә кулланыла.

Вторник, 10 февраля 2026, 14:01