Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты карамагындагы комиссия үз эшчәнлегендә РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән расланган 1967 елның 3 июнендәге «Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссияләре турында нигезләмә»гә, Татарстан Республикасының «Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссияләре һәм Татарстан Республикасында аларның хокукларын яклау турында» 2011 елның 20 маендагы 26-ЗРТ номерлы  Законына, 1999 елның 24 июнендәге 120-ФЗ номерлы «Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында»гы Федераль законга таяна.

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты карамагындагы комиссия эшенә комиссия рәисе, Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Хәлимов Рамил Мәрван улы җитәкчелек итә. Рәис урынбасары – мәгариф идарәсе башлыгы Хуҗин Рөстәм Нияз улы. Комиссия эшен җаваплы секретарь Лягуцкая Светлана Рафаил кызы оештыра.

Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе үз компетенциясе чикләрендә, түбәндәгеләрне тәэмин итә:

- балигъ булмаганнарны яклау һәм аларның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен кире кайтару, балигъ булмаганнарны күзәтүчесез һәм караучысыз калуга, хокук бозуларга һәм җәмәгатьчелеккә каршы гамәлләр кылуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм аларны бетерү буенча чараларны гамәлгә ашыру;

- балигъ булмаганнарны тәрбияләү, укыту, карау, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы учреждениеләрендә балигъ булмаганнарга мөнәсәбәт белән бәйле мәсьәләләрне координацияләү буенча Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектлары законнарында каралган чараларны гамәлгә ашыру;

- балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары һәм учреждениеләре эшчәнлеген координацияләү буенча Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектлары законнарында каралган чараларны гамәлгә ашыру;

- җинаять җәзасын үтәү системасы учреждениеләреннән иреккә чыккан яки махсус укыту-тәрбия учреждениеләреннән кайткан балигъ булмаганнарга эшкә урнашырга һәм аларның көнкүрешләрен җайлауга ярдәм күрсәтү, дәүләт ярдәменә мохтаҗ башка балигъ булмаганнарны урнаштыру формаларын билгеләүгә булышлык итү, Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектлары законнарында каралган социаль тернәкләндерү буенча башка функцияләрне гамәлгә ашыру;

- Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектлары законнарында каралган очракларда һәм тәртиптә, балигъ булмаганнарга, аларның ата-аналарына яки законлы вәкилләренә карата йогынты ясау чаралары куллану.


Әгәр сезнең  укуда, тормышта проблемаларыгыз, нинди дә булса кыенлыкларыгыз килеп чыкса, безгә мөрәҗәгать итә аласыз.


- Башкарма комитет карамагындагы Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә:

Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, 333 кабинет, т. 30-57-31

- Комсомол районы хакимияте карамагындагы Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә:

Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 56 йорт, 7, 8  кабинетлар, т. 70-23-29

- Үзәк районы хакимияте карамагындагы Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә:

Яр Чаллы шәһәре, Энтузиастлар бульвары,11 йорт, 405 кабинет, т. 47-55-76

- Автозавод районы хакимияте карамагындагы Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә:

Яр Чаллы шәһәре, Ш. Усманов урамы, 112 йорт, 117, 119 кабинетлар, т. 54-02-77.

Вторник, 30 января 2024, 12:38