Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

14 гыйнварда «Дакар» йөк машиналары ралли-марафоны катнашучылары Уюннән Туписка кадәр 558 километрлы араны уздылар.

Ярышлар диңгез тигезлегеннән 3500 метр биеклектәге комлыкларда барды.

Юлсыз чүлдә Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтте. Җиденче этапта йөк машинасының турбокомпрессоры ватылу сәбәпле, экпиаж күпмедер вакытын югалткан иде.

Машинага яңа деталь куелганнан соң Сотников барысыннан да җитезрәк булып чыкты һәм билгеләнгән маршрутны 4 сәгать тә 23 минут 32 секундта узды. Икенче булып финишка  үзенең «Ивеко» машинасында аргентиналы Федерико Виллагра (+00:05:11)  килеп җитте. Айрат Мардеев (+00:06:28) өченче булды. Аның артыннан ук Эдуард Николаев (+00:08:33) финиш сызыгын үтте, ә Антон Шибалов сигезенче булды (+00:25:06).

Гомуми зачетта лидер булып Николаев кала. Аннан 46 минутка Виллагра калыша. Өченче урынга чех кешесе Мартин Масик күтәрелде. Мәрдиев — дүртенче, Сотников — алтынчы, Шибалов — җиденче.

«Дакар»ның тугызынчы этабы бүген боливия шәһәре Тупистан аргентинаның Сальтасына хәтле маршруты белән узарга тиеш иде. Әмма көчле яңгырлар башлану сәбәпле кичектерелде.

http://maydan.tatar

Дүшәмбе, 15 гыйнвар 2018, 13:40