Узган шимбә көнне Чаллыга мәртәбәле кунаклар килде.
IT-паркта үткән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының
коллегия утырышында республика Президенты Рөстәм
Миңнеханов, РФ траснпорт министры Максим Соколов, шәһәр
хакиме Наил Мәһдиев, министрлар, предприятие һәм оешма
җитәкчеләре катнашты. Әлеге киңәшмәдә шәһәр хакиме Наил
Мәһдиев берничә мәсьәләгә тукталды.
-Транспорт чараларының артуы тормышка үзенең тәртипләрен кертә. Бүгенге көндә Чаллыда транспорт 189 меңгә җитте. Иске шәһәрне яңасы белән тоташтыручы магистарль хәзер үк нормативларны ике тапкыр арттыра. ТОСЭРда яңа предприетиеләр ачылу исә Казан проспекты белән беренче автомобиль юлындагы киеренкелекне тагын да катлауландырачак. БСИ да транспорт “развязкасы” булдырырга кирәк, – диде ул. Наил Гамбәрович әйтүенчә, юллардагы киеренкелекне киметү өчен беренчедән, Мәскәү проспектын озынайтырга кирәк. Моның инде проекты эшләнгән. Дәүләт экспертлары әлеге документка уңай бәя биргән. Президент ярдәм итсә, бу проект якын арада тормышка ашачак. Икенчедән, федераль юлның 1043-1058 километрындагы “развязканы” төзергә кирәк. Өченчедән, Сәнәгать зонасы белән БСИ үзәкне тоташтыра торган юлны төзү зарур. Дүртенчедән, яңа трамвай юлы төзү. Моның өчен 950 млн.сум акча кирәк.
Шәһәр хакиме трамвай паркын яңартуда да ярдәм сорады. Мәгълүм булганча, кайбер вагоннарга 45 ел. Аларны яңартырга һәм энергетик җиһазларны яңартырга кирәк. Бу проектлар предприятиенең чыгымнарын 20%ка киметергә, ел саен 45 млн сумга кадәр акчаны янга калдырырга һәм тарифлар үсешен туктатырга ярдәм итәчәк.
Мәгълүм булганча, 2014 елдан башлап шәһәрдә 180 км. артык юл төзекләндерелгән, 5 км. яңа юл салынган. Моның өчен 4 ел эчендә 7 млрд. сум акча тотылган. Финанслар тотрыклы булса, 2020 ел ахырына кадәр юлларның 85%ын нормага туры килерлек итеп төзекләндереп булачак.
2018 елда М-7 трассасын төзекләндерү программасы кысаларында Казан белән Чаллы арасындагы 3 участокны яңарту планлаштырыла. Бу эшне октябрь ахырына тәмамлау бурычы куелган.
Татарсан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан-Чаллы трассасында Түбән Кама ГЭСының проблемалы булуын ассызыклады. “Плотинаның бүгенге хәле безне бик борчый. Мин бу хакта РФ Президенты Владимир Путинга да әйттем, Кама кластерының республикада гына түгел, Россиядә дә үсеш бирә торган төбәк икәнлеген аңлаттым. Минемчә, Россиядә 6-7 ел эчендә өч тапкыр үсеш бирә торган башка төбәк юк. Бу транспорт белән җитди тәэмин итүне таләп итә. Әлеге проетны Россия федерациясе белән берлектә хәл итәргә кирәк”, – диде Рөстәм Нургали улы.
Зөлфия ГАЛИМ
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 30 гыйнвар 2018, 15:21