Балалар бакчалары җитәрлек булса, 1000 «КАМАЗ» хезмәткәре һәм 1500 бюджет өлкәсендә эшләүче кеше эшкә чыгарга әзер.
Чаллы шәһәрендә 20 000 гаилә үз баласын яслегә бирергә тели. Балаларга өч яшь тулмаган, алар чиратка куелган, әмма аларны бакчаларда урын белән тәэмин итү мөмкинлеге юк. Ә менә 3–7 яшькә кадәрге балалар барысы да бакчага йөри, дөрес, 100 урынына 120 бала, дип яза җирле басма.
«Россия Президенты ясле яшендәге балаларны бакча белән тәэмин итү өчен 50 миллион сум акча бүлеп бирү турында игълан итте. Әгәр бакчалар җитәрлек булса, 1000 «КАМАЗ» хезмәткәре һәм 1500 бюджет өлкәсендә эшләүче кеше эшкә чыгарга әзер.
«Башкарма комитетның бурычы – бакча төзү өчен җир участогы сайлау һәм инженерлык инфраструктурасы мәсьәләләрен хәл итү», – ди шәһәр Хакимияте Башлыгы Наил Мәһдиев.
http://tatar-inform.tatar
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 14 февраль 2018, 09:59