Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март уңаеннан, «КАМАЗ» хезмәткәрләре Чаллының Орган залында узачак бәйрәм кичәсенә чакырылачак.

Традиция буенча, башта компаниянең җитәкчеләре тарафыннан котлаулар яңгыраячак. Тантаналы шартларда бүләкләү оештырыла. Бәйрәм алдыннан оешма үсешенә керткән өлеше һәм намуслы хезмәте өчен компаниянең 97 хатын-кыз хезмәткәре мактау грамоталары һәм 98е рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк. 37 хезмәткәргә Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәте тапшырылачак.
Ә инде РФ атказанган артистлары Нонна Гришаева һәм Александр Олешколарның концерт-бенефисы сөекле хатын-кызларга менә дигән иҗади бүләк булачак. Артистлар күпләребез яраткан җырларны башкарачак.
http://maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 6 март 2018, 14:52