Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны кимегән. 26 марттан 1 апрельгә кадәр бер атна эчендә республикада 26 мең 489 авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Алдан “Татар-информ” ике атна дәвамында республикада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемиология баскычыннан узуын хәбәр иткән иде. Ул вакытта 15 нән 25 мартка кадәр 29 мең 761 авыру очрагы теркәлгән иде.

Бүгенге көндә авыручылар саны, узган атна белән чагыштырганда, 10,9 процентка кимеде.

http://tatar-inform.tatar

Сишәмбе, 3 апрель 2018, 08:44