Татарстанда быел 139,4 чакрым федераль автомобиль юллары ремонтланачак, шул исәптән 25,8 чакрымына капиталь ремонт ясалачак. Бу хакта Россия Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эшләрнең шактый күләме “Волга” М7 трассасында барачак. Биредә 25,8 чакрым озынлыктагы Яшел Үзән, Биектау, Актаныш, Алабуга районнары аша узучы дүрт участокта капиталь ремонт үткәреләчәк.
Моннан тыш, Лаеш һәм Әлмәт районнарында Казахстан белән чиктәш Казан – Оренбург – Акбүләк Р-239 автомобиль юлының 22,4 чакрымында капиталь ремонт эшләре башкарылачак.http://tatar-inform.tatar
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 3 апрель 2018, 10:49