Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Россия халкы 1 Май бәйрәмнәрендә дүрт көн рәттән ял итәчәк, дип хәбәр итә  «Интерфакс» агентлыгы, Федераль хезмәт һәм мәшгульлек агентлыгына сылтама белән.  .

Ял көннәре 29 апрельдә, якшәмбе башланып, чәршәмбе, 2 майга кадәр дәвам итәчәк.

Шимбә, 28 апрель ялы күчерелү сәбәпле, 30 апрель эш көне булмаячак.

Чәршәмбе, 2 май, 2018 елның 7 гыйнвар ялы (ул якшәмбегә туры килгән иде) күчерелү нәтиҗәсендә, ял көне була.

Майның беренче эш атнасы ике көн дәвам итәчәк, диелә агентлык хәбәрендә.

Җиңү көнен – 9 Майны (ул чәршәмбегә туры килә) бәйрәм иткәндә исә ял көне күчерелмәячәк. Шул ук вакытта, 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан өч көн (10, 11, 12 июнь) ял итәчәкбез.

http://maydan.tatar

Пәнҗешәмбе, 5 апрель 2018, 17:03