Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Пенсия түләү­дәге үзгәрешләр элеккеге кос­монавтларга, очу-сынау составы хезмәткәрләренә, хәрби хезмәт, техноген һәм радиация бәла-казалары  вакытында сәламәтлеген җуй­ганнарга да кагыла.
Инвалидларның, туендыручысын югалткан­нар­ның, иминият пенсиясе бил­ге­лә­гәндә стажы һәм баллы җит­мәгән пен­сио­нер­лар­ның, ата-анасы кайда икәнлеге билгеле булмаган ятимнәр­нең, Бөек Ватан сугышы ве­тераннарының, Ленинград блокадасында яшәгән кеше­ләр­нең дә пенсиясе үсәчәк.

Россия Пенсия фондыннан хәбәр итү­ләренчә, социаль пенсия алучы яки дәүләт тәэмин итүендәге кеше эшләвен дәвам иткән очракта да, ул индексациядә чагылыш тап­мый, ягъни пенсиясе барыбер артачак.
Пенсионерларның социаль пенсиясе ел саен алдагы елның яшәү минимумы күләменнән чыгып ин­дек­сацияләнә. 2017 елда ул 8 мең 315 сум иде, бу - алдагы ел белән чагыштырганда 2,9 процентка югарырак.

Ап­рель аеннан социаль пен­сиянең уртача 255 сумга артуы көтелә һәм ул 9 мең 62 сумга җитәчәк. Ә инвалид балаларга һәм балачактан беренче төркем инвалид  булганнарга уртача 378 һәм 382 сум акча өстәлә. Дмитрий Медведев ассы­зык­лаганча, пенсиядәге үзгә­решләр илдәге 4 миллионга якын кешегә кагыла. Алар­ның 3,1 миллионы – социаль пенсия алучылар. Быел бу максаттан казнадан 9,6 миллиард сум акча бүлен­гән.

http://shahrichalli.ru

Сишәмбе, 3 апрель 2018, 15:05