Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәренә барды. Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә ул Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен "Стройтрансгаз" АҖ директорлар советы әгъзасы, генераль директор киңәшчесе Хәсән Зәбиров "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.
http://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 4 апрель 2018, 13:40