Проектның максималь бәясе 270 миллион сум тәшкил итә, ул республика бюджетыннан финанслана. Проект буенча 2, 4, 5, 6, 28, 29, 30, 39 нчы комплекслар эчендәге юллар һәм тротуарлар, шулай ук Азатлык мәйданына илтүче юлны төзекләндерү каралган. Шәһәрнең иске өлешендә ЗЯБ ның 14 нче һәм 15 нче комплексларында, ГЭС ның 5, 6, 7 нче комплексларында да юл эшләре башкарылачак. ЗЯБ та ачылачак Татар драма театры бинасына илтүче һәм "Яшьләр" зиратының эчке юллары да төзекләндерелергә тиеш.
http://shahrichalli.ru
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 5 апрель 2018, 16:04