Автозавод районында яшәүчеләр 1 Май бәйрәменә багышланган чарада катнашты.


«Яшүсмер» клубы һәм «Орион» яшьләр үзәге тарафыннан Шишкин һәм Боровецк бульварларында бәйрәм программасы оештырылды. Анда балалар һәм зурлар төрле уен-бәйгеләрдә катнашты.

Җиңүчеләр Автозавод районы территориаль иҗтимагый үзидарәсе тәэмин иткән татлы бүләкләргә лаек булды.

Кереселидзе бульварында «Визит» джаз оркестры чыгыш ясады.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 2 май 2018, 14:15