Чаллының элеккеге «Колизей» күңел ачу бинасы бер ай элек муниципаль милеккә күчте. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
— Безнең алда 2018 елның азагына кадәр бинаны реконструкцияләү бурычы тора, анда татар драма театры күченәчәк, — диде мэр.
Реконструкция ясар өчен республика бюджетыннан 600 млн сум акча тотарга планлаштырыла. «Колизей»га тоташкан паркны да рәткә китерәчәкләр.
maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 3 май 2018, 10:35