Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бу якшәмбедә, 1 июль көнне, Яр Чаллыда «Чаллы-Магадан 2018» автоэкспедициясе старт ала. Автоэкспедиция кысаларында ике эшмәкәр: “Легионер” спорт клубы директоры Федор Алексеев һәм “Автокаланың яшь эшмәкәре – 2018” бәйгесе җиңүчеләренең берсе, “Биеклектә” бау паркы директоры Даниил Балтачев юлга кузгалачаклар. Алар бер ай эчендә 20 мең чакрым араны узып, 19 шәһәрдә (Новосибирск, Екатеринбург, Якутск һәм башкалар) булырга планлаштыра. Чаллылылар маршрут уңаеннан юлларында очраган көрәш һәм кыяга менү залларын карарга уйлыйлар.

Маршрут буе сәяхәтчеләр видео-блог алып барачак. Сәяхәтнең финалы 31 июльгә билгеләнгән. Экспедициянең барышы турында «Вконтакте» челтәрендә мәгълүматлар биреләчәк.

Якшәмбе, 1 июль 2018, 10:00