Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре “Эш бирүчеләр клубы”ның утырышын оештырды, аның эшендә шәһәрнең 27 оешмасыннан белгечләр катнашты.
“Клубның” эшен директор урынбасары Эльмира Хуҗиева ачты. Ул эш бирүчеләргә шәһәрдә хезмәт базарының торышы, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе, мәшгульлек үзәге күрсәтүче дәүләт хезмәтләре, хезмәт базарында дискриминация очракларын булдырмау турында сөйләде. Физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләренә тукталды. Эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе хакында бәян итте һәм алга таба да хезмәттәшлек итәргә кирәклекне ассызыклады.
Клубның эшен Пенсия фонды идарәсенең персональ теркәү һәм иминиятчеләр белән эшләү бүлеге башлыгының урынбасары Владимир Буханов дәвам итте. Ул хисап бирү төрләре турында сөйләде һәм төгәл срокларга тукталды. Хисап бирүдә еш очрый торган хаталарга тукталды һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Шулай ук Яр Чаллы шәһәре буенча социаль иминият фондының баш белгече Лилия Ганиева чыгыш ясады. Ул “электрон эшсезлек кәгазе” пилот проектына тукталды. Аларны тутыруда очраган хаталар турында сөйләде, катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Эш бирүчеләргә “Эшмәкәр әни” федераль укыту проекты турында мәгълүмат җиткерделәр. Ул проект декрет янындагылар, яшүсмер балалары булган әниләр, шулай ук мәшгульлек үзәгендә теркәлгән хатын-кызлар өчен ясалган. Проектның максаты – хатын-кызларга үз эшен ачырга булышу, бизнес-идеяләрне тормышка ашыруда ярдәм итү.
Клубның эше мәшгульлек үзәгенең юридик бүлек башлыгы Лилия Гәлләмова чыгышы белән тәмамланды. Ул үз чыгышында башкарма комитет, профсоюз Федерациясе һәм эш бирүчеләр арасында социаль партнерлык буенча төзелгән территориаль килешенү турында сөйләде. Социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен хокукый нигездә һәм коллектив килешүләр нигезендә җайлау турында сөйләде, минималь хезмәт хакының күләмен кулланучылар бюджетының минималь югарылыгына күтәрүдәге кулланылган чаралар һәм хезмәт хакына индексация ясау турында сөйләде.
http://mtsz.tatarstan.ruПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 5 июль 2018, 11:29