КФУның кабул итү комиссиясенә әти-әнисе белән 13 яшьлек абитуриент килгән. Ул мәктәпне экстерн рәвештә тәмамлаган.
Бүгенге көндә КФУга укырга керү өчен 2230 документ тапшырылган. Шулар арасында 13 яшьлек малайныкы да бар. Ул кабул итү комиссиясен шактый гаҗәпләндергән: «Мин беренче тапкыр 13 яшьлек абитуриентны очраттым. Ул барлык кирәкле мәгълүматны алгач, уйга калды һәм: «Без уйларбыз» дип әйтеп куйды. Мин аны шәхсән үзем университетка чакырдым», — дип сөйли вузның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Олег Бодров. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гаризалар кабул итү 26 июльдә тәмамлана.
http://maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 июль 2018, 13:01