Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 9 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бу шимбәдә, 21 июль көнне 10:00 сәгатьтә Фикрәт Табеев исемендәге яр буенда, ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, велосипед узышы үткәрелә. Чарада шәһәрнең эшче яшьләре, яңа эшкә башлаучы эшмәкәрләр катнаша. Моннан тыш, велосипеды булган һәр кеше бу чарага кушыла ала. Катнашучылар 5 чакрым араны Россия, Республика, шәһәр предприятиесе, оешма һәм учреждениесе флаглары белән узарга тиеш. Һәр теркәлгән велосипедчыга республика триколоры - өч төстәге тасма биреләчәк.

Теркәлү  Фикрәт Табеев исемендәге яр буенда 9:30 да башлана. Шулай ук 8-951-068-00-77 телефоны аша “Мин барам” дип исем-фамилияне күрсәтеп смс җибәрергә яки  https://vk.com/dinarazaharova адресына хәбәр итәргә кирәк.

Җомга, 20 июль 2018, 08:32