Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 9 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында пластик эшкәртүче предприятиеләр саны буенча лидерлар өчлегенә кергән. Бу хакта Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РФ субъектлары тарафыннан тәкъдим ителгән мәгълүматлардан күренгәнчә, хәзерге вакытта Россиядә пластмасса (пластик савыт, пакет һ.б.) эшкәртә торган предприятиеләр саны буенча Мәскәү өлкәсе (13), Свердловск өлкәсе (9), Татарстан Республикасы (5) һәм Ростов өлкәсе (5) әйдәп бара», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Бүгенге көндә Россиянең 28 төбәгендә пластик эшкәртә торган 78 предприятие бар. Әмма бу гына җитәрлек түгел. "Дәүләт регуляторы, кече һәм урта бизнес предприятиеләренең калдыклары белән эш итүдә катнашу өчен, тиешле шартлар тәэмин итәчәк", - диде Россия табигый ресурслар һәм экология министры Дмитрий Кобылкин.

"Пластикны әйләнешкә кертү өчен, җитештерүчеләргә икенчел чимал җыю пунктлары системасын җайга салырга кирәк", - диде министр. 

https://tatar-inform.tatar

Җомга, 20 июль 2018, 15:13