Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 10 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

1 октябрьгә кадәр чаллылылар – федераль ташламаларга ия булучылар,  социаль хезмәтләр алуга хокуклылар, аны акчалата алучылар, яшәү урыны буенча соцпакет алу хокукын кайтару өчен Пенсия фондына (яки шәхси кабинеттан кереп ПФның рәсми сайты аша) гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиешләр.  

Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлый. Бүгенге көндә автокалада дәүләт социаль ярдәмен 36 722 кеше  (ТР буенча 144 мең кеше) ала.

Әлеге социаль хезмәтләргә:

медицина максатында куллану  өчен рецепт буенча дарулар, рецепт белән медицина кирәк-яраклары, инвалид балалар өчен махсус дәвалау туклану продуктлары;

төп авыруларны кисәтү буенча шифаханә-курортта дәвалану өчен юллама алу;

дәвалану өчен шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү өчен, шулай ук шәһәрара транспортта бару һәм кире кайту мөмкинлеге алу кебек хезмәтләр керә.

Дүшәмбе, 13 август 2018, 15:51