Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 11 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

С.П. Титов исемендәге  картон-кәгазь комбинаты “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия  акциясе кысаларында, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 179 кешене мәктәп кирәк-яраклары алу өчен сертификатлар белән бүләкләде.  44, 4, 7, 6, 8, 21, 11, 56, 41,30 мәктәпләренең булачак укучыларына1500 сумлык сертификатларны предприятиенең генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичёв тапшырды.

Бүләкләр тапшыру тантаналы рәвештә – “Бумажник” балалар мәдәният сараенда узды. Анда булачак  укучыларга «Золотой ключик или Приключения Буратино» театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.

Комбинат исеменнән шундый ук сертификатларны 1 сентябрь көнне ЗЯБ бистәсенең 69 нчы коррекцион мәктәбенә укырга керүче 21 балага тапшырачаклар. 

Дүшәмбе, 27 август 2018, 10:03