Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Шәһәребездә узган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә кушылу «КАМАЗ» ГАҖ өчен матур традициягә әйләнде. Ел саен 1 сентябрь алдыннан КАМАЗ беренче сыйныф укучыларына бүләкләр ясый: портфельләр һәм сертификатлар бүләк итә. Быел Чаллының беренче сыйныфка баручы укучылары компаниядән 3 млн 458 мең сумлык уку кирәк-яраклары өчен бүләк карталары алдылар.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашу - «КАМАЗ» социаль ярдәменең бердәнбер мисалы түгел. Мәсәлән, «КАМАЗ» предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан гомуми белем бирү уку йортларына (мәктәпләр, лицейлар, гимназия), мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә, җиде өстәмә һәм өч урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә шефлык күрсәтелә.

Сишәмбе, 11 сентябрь 2018, 09:38