Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 12 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстанда РФ Генераль прокуратурасы тарафыннан оештырылган Халыкара коррупциягә каршы реклама конкурсы үткәрелә.

Катнашучылар “Бергә коррупциягә каршы!" темасына плакатлар һәм видеороликлар форматында социаль реклама әзерләргә тиеш. Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр үз эшләрен тәкъдим итә ала. Эшләр 19 октябрьгә кадәр конкурсның рәсми сайтында http://www.anticorruption.life/ кабул ителә.

Конкурс эшләрендә җәмгыять эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәшнең заманча дәүләт механизмнары, шулай ук бу юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең роле һәм әһәмияте яктыртылырга тиеш. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә – 9 декабрьдә үткәреләчәк.

Чәршәмбе, 12 сентябрь 2018, 14:20