Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 30 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

15 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Гренаданың «Экстрим-парк» мәйданчыгында «ЭкоКөз» шәһәр экологик фестивале үткәрелә. Фестиваль программасында: "Яшүсмер" яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәгендә шөгыльләнүчеләр, Чаллының иҗат коллективлары катнашында концерт программасы оештырыла. Моннан тыш, шәһәр осталарының кул эшләнмәләре күргәзмәсе үтәчәк. Чүп-чарны аерым җыю, эко-сумкалар, «скрапбукинг» техникасында открыткалар ясау, халык курчаклары, аквагрим, икенчел чималдан, агачтан һәм табигый материалдан кул эшләнмәләре әзерләү буенча мастер-класслар һәм башкалар узачак. Шулай ук фестиваль кысаларында «ЭкоДесант» дип исемләнгән квест оештырыла. Ул уен формасында үткәрелә һәм берничә станциядән торачак. Анда катнашучылар ТР флорасы һәм фаунасы өлкәсендәге белемнәрен күрсәтә алачак. Чара барышында икенчел чималны эшкәртү белән шөгыльләнүче шәһәр оешмаларының күргәзмә-презентациясе, шулай ук макулатура җыю пункты эшләячәк.

Пәнҗешәмбе, 13 сентябрь 2018, 10:54