Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренә Татарстан Республикасының 14 районыннан һәм Россия Федерациясенең 3 төбәгеннән 1600 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә, Тукай һәм башка муниципаль районнар товар җитештерүчеләре тарафыннан зур күләмдә авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде: бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, ит, сөт продукциясе, йомырка, май, бодай, балык, шикәр һ. б.

Ярминкә мәйданчыкларын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов карап йөрде. Минзәлә районы оештырган концерт программасы ярдәмендә Ипподромның ярминкә мәйданчыгында аеруча җанлы булды.

Киләсе ярминкәләр 27 октябрьдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.

Якшәмбе, 21 октябрь 2018, 10:30