Салым инспекциясендә 20 меңгә якын юридик зат һәм 16 меңнән артык шәхси эшмәкәр исәптә тора. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Яр Чаллы шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Диана Сагетдинова сөйләде.
Шәһәр казнасына керемнәрнең өчтән берен тәэмин итүче предприятиеләр арасында: «КАМАЗ» ҖАҖ, Титов исемендәге картон-кәгазь комбинаты һәм башкалар. Керемнәрнең тагын өчтән берен, якынча 33 процентын кече эшмәкәрлек субъектлары тәэмин итә.
ТОСЭР резидентлары тарафыннан 3 меңнән артык эш урыны булдырылган, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1 млрд сумнан артык акча күчерелгән, шул исәптән шәһәр бюджетына – 33 млн сум, бюджеттан тыш фондларга – 99 млн сум.
«Алар азык-төлек сәнәгате, металлургия һәм металл эшкәртү, химия сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш техникасы җитештерү өлкәсендә эшчәнлек алып бара, бу шәһәр икътисадын диверсификацияләүгә, ә иң мөһиме – эш урыннарын арттыруга уңай тәэсир итә», – дип сөйләде Диана Сәгетдинова.
Агымдагы елның 9 аенда барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым күләме 40 млрд сумнан артык тәшкил иткән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 16%ка күбрәк. Республика бюджетына – 10 млрд сум, федераль бюджетка –27,6 млрд сум тупланган. Шәһәр бюджетына 2,7 млрд сум кергән, бу узган ел белән чагыштырганда 107% тәшкил итә.
План билгеләнешләре бюджетларның барлык дәрәҗәләрендә дә тулы күләмдә башкарылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 19 ноябрь 2018, 08:44