Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

«Шатлык» яшьләр үзәгендә Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына багышланган интерактив танып-белү программасы оештырылды. Чара барышында мәктәп укучылары командаларына иҗади һәм интеллектуаль биремнәр үтәргә кирәк иде.

Беренче биремендә командалар барлык катнашучыларны Конституциянең 25 еллыгы белән котладылар. Икенче бирем - «Закон теле» дип аталды, анда командаларга үзләренең белемнәрен терминологиядә күрсәтергә туры килде. «Хокукый аукцион» исеме астындагы биремдә вакытка РФ Конституциясенә нигезләнеп, гражданинның хокуклары һәм ирекләре турында мөмкин кадәр күбрәк искә төшерергә кирәк иде. Дүртенче йөкләмә дәүләтнең федератив төзелеше мәсьәләләренә багышланды. Конституция сорауларыннан торган капитаннар конкурсы бишенче бирем булды.

Танып-белү конкурсы нәтиҗәләре буенча беренче урынны 77 нче гимназия командасы яулады. Икенче урынга берьюлы ике мәктәп лаек булды: 22 нче һәм 25нче мәктәпләр. Өченче урынны 41нче һәм 3нче мәктәп укучылары алды.

Пәнҗешәмбе, 13 декабрь 2018, 16:26