Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Шәһәрнең Тантаналар сараенда 14 яше тулган 47 чаллылыга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Тантананы ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова ачты. Чарада паспорт-виза хезмәте ветераны, 2нче полиция бүлегенең ветераннар Советы рәисе урынбасары Зинаида Фомина, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена Шуралева, Яр Чаллы шәһәрендә Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Үзәк, Автозавод һәм Комсомол районнарындагы бүлек вәкилләре катнашты.

Үсмерләрне тормышларындагы әһәмиятле вакыйга белән котларга туганнары һәм якыннары да килгән иде.

Җомга, 14 декабрь 2018, 08:07