Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллының Тарихи-туган якны өйрәнү музее белгечләре Россия матбугаты көне уңаеннан телевидение һәм радио коммуникацияләргә катнашы булган, үз фондындагы экспонатлардан күргәзмә оештырдылар.

Беренче өстәл шәһәрнең «Трактор» газетасына багышланган иде. Газета 1938 елга кадәр шулай дип атала, чөнки ул елларда Чаллы районы авыл хуҗалыгы районы булган. Газетаның беренче баш мөхәррире шагыйрь Нур Баян була. 1940 елда газета ВДНХның алтын медаленә лаек дип табыла. Әмма Бөек Ватан сугышы медаль тапшыруга комачаулый. Хәзер ул узган ел 88 яшен тутырган, танылган «Челнинские известия» газетасы. 

Шулай ук экспонатлар арасында Яр Чаллыда төрле елларда нәшер ителгән матбугат басмаларын күрергә була иде. 

Күргәзмәдә беренче совет массакүләм фотоаппараты тәкъдим ителде, ул 1942 елга кадәр «Фотокор» исеме астында чыккан. Чарада катнашучылар зур булмаган башка иске модельле фотоаппаратлар коллекциясен күрә алды.

Биредә «Чаллы-ТВ»ның беренче телекамерасын, узган гасыр кинокамераларын, магнитофоннар, радиоалгычлар, тавыш көчәйткечләр һәм басма машинкалар белән танышу мөмкинлеге булды. 

Яр Чаллы шәһәре энциклопедиясе басма продукция үрнәкләре арасында тәкъдим ителде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ул Россия Федерациясе Милли китапханәсе сайтында урнаштырылган, цифрлашкан һәм аерым алынган шәһәрнең иң яхшы энциклопедиясе дип танылган. Хәзер музей базасында икенче басма өстендә эш алып барыла.

Дүшәмбе, 14 гыйнвар 2019, 18:15