Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

20 гыйнварда Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында оештырылачак чарада тамашачылар керәшен мәдәниятенең күптөрлелеген күрә алачак. 2019 елда «Нардуган» Чаллыда 27 нче тапкыр узачак. Чаллы керәшен җәмгыяте бәйрәм программасына ел саен яңалык кертә. Бәйрәм гадәттәгечә республиканың төрле почмакларыннан килгән кунакларны җыячак: тамашачылар залында да, сәхнәдә дә. Программада Чаллы керәшен ансамбленнән театральләштерелгән тамаша, республиканың фольклор коллективлары чыгышы, күп санлы конкурслар һәм зал белән уеннар каралган.

Чараны Татарстанның халык артисты Виталий Агапов җитәкчелегендә Яр Чаллы керәшен җәмгыяте оештыра.

Чәршәмбе, 16 гыйнвар 2019, 10:35