Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

1 нче балалар сәнгать мәктәбендә блокадалы Ленинградның фаҗигале вакыйгаларына багышланган "Җиңү төсләрендә сугыш чагылышы бар" дип исемләнгән ачык чара үткәрелде. Укытучы Лилия Мостафина-Хаҗиева Ленинград халкының батырлыгы, мәктәп укучыларының авыр блокадалы тормышы турында сөйләде. Сугыш чоры фотографияләре күрсәтелде һәм «Натюрмортларда Бөек Ватан сугышы» һәм «Рәссамнар эшләрендә Ленинград блокадасы» темасына картиналар репродукцияләре белән стендлар әзерләнде. Дәрестә укучылар хәрби темага рәсем ясадылар.

2019 елның 27 гыйнварында Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тула. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда Ленинград блокадасын кичергән 13 ветеран яши.

Якшәмбе, 27 гыйнвар 2019, 14:12